+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 Июня 2022, 07:52

Владимир Путин һәм Михаил Мишустин Башкортстан халкын Русия көне белән котладылар

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка Русия көне белән котлау юллады. Анда болай диелә:

glavarb.ruglavarb.ru
Фото:glavarb.ru

"Хөрмәтле Радий Фәрит улы!

Сезне Русия көне белән котлыйм.

Ватаныбыз белән горурланган һәркемгә кадерле бәйрәм - ватанпәрвәрлек һәм Ватанга хезмәт итү традицияләрен, буыннан-буынга тапшырыла торган традицияләрне хөрмәт итә. Һәм, әлбәттә, ул безнең Русия өчен гомум җаваплылыкны һәм аның уңышлы киләчәген символлаштыра.
Сезгә иң изге теләкләрне юллыйм".

Котлауны Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин да җибәргән. Анда болай диелә:

"Хөрмәтле Радий Фәрит улы!

Сезне Русия көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм - Ватаныбызның бөеклеге символы.

Без Ватаныбызны яратабыз, аның күпгасырлык тарихы, якты ачышлары һәм казанышлары белән горурланабыз. Күп милләтле халкыбызның берләшүе, фидакарьлеге, хезмәт сөючәнлеге һәм иҗади энергиясе - теләсә нинди чакыруларны һәм янауларны җиңүдә Русиянең төп таянычы, аның уңышлы үсеше һәм чәчәк атуы нигезе.

Чын күңелдән Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим. Ватаныбыз хакына эшчәнлектә уңышлар".

Читайте нас