+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 июнь 2022, 18:09

1,3 миллиард сумлык медицина җиһазы алыначак

Ул республиканың төрле районнарына бүленәчәк.

1,3 миллиард сумлык медицина җиһазы алыначак1,3 миллиард сумлык медицина җиһазы алыначак
1,3 миллиард сумлык медицина җиһазы алыначак

Бүген республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмә уздырды, анда, аерым алганда, төбәк сәламәтлек саклау системасының беренчел звеносын модернизацияләү турында фикер алыштылар.

Республика сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, 2025 елга кадәр Башкортстанда 10 поликлиника, сигез капиталь фельдшер-акушерлык пункты, ике авыл табиб амбулаториясе һәм ике үзәк район дәваханәсе төзеләчәк. Кырмыскалы һәм Бакалыда район поликлиникаларын реконструкциялиләр. Комплекслы ремонтны шулай ук тагын 34 район медицина оешмаларында үткәрәчәк. Моннан тыш, Башкортстанның торак пунктларында 468 модульле корылма - ФАПлар, амбулаторияләр, гомум практика табибы офислары, участок дәваханәләре урнаштырылачак.

- Быел без Чакмагышта яңа поликлиника ачтык инде. 2022 елның 1 июленә беренче пациентларны Стәрлебаш, Зианчура, Авыргазы районнарында сигез капиталь ФАП кабул итәчәк, - дип хәбәр итте Айрат Рәхмәтуллин. - Июльдә Бөредә балалар һәм өлкәннәр поликлиникасы төзүне тәмамлыйбыз, ә сентябрьдә - Илеш районының Дөмәй һәм Туймазы районының Иске Туймазы авылларында табиб амбулаторияләре ачачакбыз. Уфаның Затон микрорайонында яңа поликлиниканың эчке бүлегенә кердек. Бу объектны тәмамлауга федераль резерв фондыннан 225 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Төзүчеләр Затон поликлиникасын 2022 елның декабрендә тапшырырга вәгъдә итә. Баймакта балалар поликлиникасын да сафка бастыру сроклары шундый ук.

Фото: phonoteka.org

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас