+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 июнь 2022, 08:12

Алдыр! Укы! Тарат!

Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе кысаларында "Башкортстан Республикасы" нәшрият йорты Абүнәчеләр көне үткәрде.

Бу чара 14 июньдә үтте, Башкортстан киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме көненә багышланды. Ул Матбугат йорты каршындагы Шаһит Ходайбирдин һәйкәленә чәчәк салудан башланды.

Җыелучылар алдында Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев чыгышы ясады. Ул Республика Башлыгы Радий Хәбировның тармак хезмәктәрләрен котлау хатын укып ишеттерде.

«Бүген яңа медиатехнологияләр тиз үсә, мәгълүмати кыр киңәя. Журналист сүзе җәмгыятьтә мөһим һәм хөрмәтле булып кала. Сезнең һөнәри осталыгыгыз нәтиҗәсендә без кешеләрне борчыган проблемалар турында беләбез, аларны нәтиҗәле һәм тиз арада хәл итәргә тырышабыз», — диелә анда.

Арытаба республика Журналистлар берлеге рәисе Вәдүт Исхаков алдынгы карашлы, очлы каләмле хезмәттәшләргә Русия һәм Башкортстан Республикасы Журналистлар берлекләренең Мактау грамоталарын тапшырды.

Бәйрәм Матбугат йорты каршындагы мәйданчыкта дәвам итте. Анда республиканың мәдәният һәм сәнгать осталары зур концерт та күрсәтте. "Аргымак" рок төркеме, "Ауаз" фольклор ансамбле, Башкортстанның халык артистлары Фәдис Ганиев, Миндигафур Зәйнетдинов, республиканың атказанган артисты Марсель Котыев, Русия һәм Башкорстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Любовь Богатырева, виртуоз баянчы-гармунчы Салават Әкъсәнов, Лилия Ишемьярова, Илнур Локманов, "Тамыр" балалар җыр ансамбле һәм башка артистлар җыр-моңнары белән сөендерде.

Һәрбер җырчы кайсы да булса матбугат басмасы исеменнән чыгыш ясады. "Кызыл таң" гәзите, "Тулпар", "Әллүки" журналлары исеменнән якын дустыбыз Фәдис Ганиев чыгыш ясады. Ул 50 ел гомерен "Кызыл таң" белән бергә атлавын әйтте һәм бүген дә гәзиткә язылуын, журналларны укып баруын билгеләде.

Бәйрәм яхшы оештырылган һәм ул, һичшиксез, матбугат чараларына язылу кампаниясенә зур ярдәм булачак.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас