+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 июнь 2022, 18:07

Аттракционнар хәвеф тудырмыймы?

Республикада 330 күңел ачу аттракционын сертификатлаганнар.

Аттракционнар хәвефсезлек тудырмыймы?Аттракционнар хәвефсезлек тудырмыймы?
Аттракционнар хәвефсезлек тудырмыймы?

Башкортстанда 2022 елның җәйге сезонында 330 күңел ачу аттракционын сертификатлаганнар. Бу хакта республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров уздырган оператив киңәшмәдә сүз барды.

Дәүләт техника күзәтчелегенең төбәк инспекциясе башлыгы Ринат Галимов хәбәр иткәнчә, элек аттракционнарның хәвефсезлеге өчен парк һәм муниципалитетлар җитәкчелеге җавап биргән. 2018 елдан федераль закон нигезендә аттракционнар эшендә барлык таләпләрне үтәүне Гостехнадзор контрольдә тота. Һәр аттракционга рөхсәт документлары пакетын рәсмиләштерәләр.

- Югары, уртача һәм түбән дәрәҗәдә булган 367 берәмлек җайланманың 37 корылмасын бу сезонда кулланырга планлаштырмыйлар, - дип билгеләде Ринат Галимов. - Атракционнарны мәҗбүри теркәү таләп ителми, аларның биомеханик йогынтысы дәрәҗәсе кануннар тарафыннан юк дәрәҗәсендә классификацияләнә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас