+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 июнь 2022, 18:13

Коммерцияле булмаган уку йортларына ярдәм ничек күрсәтелә?

Бүген Андрей Назаров үткәргән киңәшмәдә сүз шуның турында булды.

Коммерцияле булмаган уку йортларына ярдәм ничек күрсәтелә?Коммерцияле булмаган уку йортларына ярдәм ничек күрсәтелә?
Коммерцияле булмаган уку йортларына ярдәм ничек күрсәтелә?

Бүген Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров республика Хөкүмәте утырышын уздырды, анда коммерцияле булмаган мәгариф оешмаларына грантлар бирү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Премьер-министр хәбәр иткәнчә, субсидияләр “Яшь профессионаллар” федераль проекты кысаларында 2019 елдан бирелә. 2020 елдан бу проектта шулай ук республиканың урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы югары уку йортлары да катнаша, бу - Башкорт дәүләт университеты, Башкорт дәүләт педагогия университеты һәм Уфа дәүләт авиация техник университеты.

- Субсидияләр бирү нәтиҗәсендә бездә 67 остаханә төзелде яисә яңартылды. Федераль бюджеттан 320 миллион сумнан артык акча җәлеп ителгән, республика бюджетыннан якынча 101 миллион сум һәм бюджеттан тыш чыганаклардан 66,5 миллион сум. Хәзер, федераль норматив хокукый база үзгәрүгә бәйле рәвештә, күрсәтелгән субсидияләрне бирү буенча төбәк тәртибенә төзәтмәләр кертү таләп ителә, - дип ассызыклады Андрей Назаров.

Моннан тыш, карала торган проект мәктәп туклануын оештыру өлешендә аерым үзгәрешләр кертә. Русия Федерациясе Президенты кушуы буенча барлык мәктәпләрдә 1-4 сыйныф укучылары өчен кайнар туклану бушлай оештырылган. Республикада әлеге чарада 224 мең бала катнашты.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас