+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 июнь 2022, 09:25

Торак-коммуналь хуҗалыкны кышка әзерләүгә 5,5 миллиард сум сарыф ителәчәк

Башкортстанда кеышка 1 мең 645 казанлык, 4 мең километр җылылык челтәре, 517 үзәк җылылык пункты, 16 мең километрдан артык суүткәргеч челтәр, шулай ук башка объектлар әзерләргә кирәк. 148 километрга якын җылылык челтәре һәм 241 километр суүткәргеч алыштырылырга тиеш.

Торак-коммуналь хуҗалыкны кышка әзерләүгә 5,5 миллиард сум сарыф ителәчәкТорак-коммуналь хуҗалыкны кышка әзерләүгә 5,5 миллиард сум сарыф ителәчәк
Торак-коммуналь хуҗалыкны кышка әзерләүгә 5,5 миллиард сум сарыф ителәчәк

Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Алан Марзаев бүген ЦУРда үткән оператив киңәшмәдә билгеләп үткәнчә, кышка әзерлеккә берләштерелгән акчаларның гомум суммасы 5 миллиард 582 миллион сум тәшкил итә. Шуларның 4 миллиард 607 милллион сумы - 2022 елга тарифларга салынган коммуналь предприятиеләрнең ремонт фонды күләме. 97 милллион сумны Күпфатирлы 19 йортта йорт эчендәге җылылык системаларына капиталь ремонт ясау буенча Төбәк операторына җибәрү планлаштырыла. Предприятиеләргә дәүләт ярдәме сыйфатында Башкортстан бюджетыннан 878 милллион сум акча бүленәчәк.

“Халык кайнар суны сүндерү белән бәйле уңайсызлыкларны тоя, әмма кирәкле чара, бераз түзеп торырга кирәк. Җәй көне барлык ремонт эшләрен үткәрү, кыш көне җылылык һәм кайнар сусыз калуга караганда, яхшырак. Үткәрелгән сынаулар нәтиҗәсендә җылылык трассаларында 705 техник зарарлану очрагы барлыкка килгән, бу узган еллар дәрәҗәсендә. Кышка әзерләнү планнары төзәтелде, ремонт эшләре башланды”, - дип билгеләп үтте Алан Марзаев. Бүгенге көндә республика буенча кышка әзерлек 32 процент тәшкил итә.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас