

"Аңлашыла, бәйрәмнән соң Кашкадан күле янында тыгынлыклар барлыкка килгән икән, халык социаль челтәрләрдә бу хакта язган. Сүз уңаеннан, шелтәләр яхшы сүзләргә караганда күпкә азрак иде. "Кашкадан" паркы искиткеч матур! Әмма Башкортстанның ЦУР мәгълүмат системасы шикаятьләрне теркәде һәм без Радий Хәбировка җиткердек.
Нәтиҗәдә, Радий Хәбиров Транспорт министрлыгына һәм Уфа шәһәре хакимиятенә, халыкка уңайлы булсын өчен, киңкүләм чаралардан соң автобуслар хәрәкәтен оештырырга кушты.
Башкортстанның ЦУР докладыннан тагын: статистика буенча, бер атна эчендә 2022 елның 6 июненнән 12 июненә кадәр, социаль челтәрләрдә юл темасына хәбәрләр топында алда бара. Республикада чокырларны ремонтлау дәвам итә - күп эшләнде. Башкару сыйфаты буенча сораулар кала.
Су баскан территорияләр дә бар. Узган атнада Иглин районында да булды бу хәл. Вакытында планлаштырылган участокларда юлны ремонтлап булмады - моңа озакка сузылган яңгырлар комачаулады.
Халыкның проблемалары статистикасында икенче урында - социаль хезмәт күрсәтү һәм яклау темасына хәбәрләр. Бу тема буенча 857 комментарий. Бу, үткән атна белән чагыштырганда, 54 мөрәҗәгатькә азрак. 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр балаларга түләүләр башланды, республика Хезмәт министрлыгы һәм Ситүзәкнең тырышлыкларын берләштерү дә нәтиҗәләр бирде. Хәзер халык 218-19-19 телефонына шалтырата ала, бу язма мөрәҗәгать итә алмаганнарга уңайлырак.
Өченче урында - төзекләндерү темасы. 649 мөрәҗәгать. Шәһәр һәм авыл халкын борчыган мәсьәләләрнең көтмәгәндә киселеше: көчле яңгырлар аркасында үләннәр үсә һәм халык аны чабуны сорый. Ә юл буендагы тирәк мамыгы аллергия китереп чыгара. Халык аларны юк итүне сорый. Төзекләндерү темасына башка мөрәҗәгатьләр дә бар - балалар мәйданчыкларын карап тоту, җәмәгать территорияләрен һәм ишегалларын җыештыру.
Дүртенче урында - торак-коммуналь хуҗалык темасына хәбәрләр. Халык һаман да түбәдән су агуга зарлана.
Бишенче урынга сәламәтлек саклау темасы чыкты. Мөрәҗәгатьләр нигездә объектлар төзелеше белән бәйле", - дигән бүген социаль челтәрләрдә Республика белән идарә итү үзәге.
Фото: yurga72.ru