

- Чокырларны ремонтлау эшләре башланыр алдыннан асфальт-бетон өслекле 20 мең километр автомобиль юллары инспекцияләнә. Бүгенге көнгә аларның 99 проценты санлаштырылган, ачыкланган дефектларның 83 проценты инде бетерелгән. Республика Башлыгы Радий Хәбиров язгы чорда барлыкка килгән проблемаларны бетерү эшләрен 15 июньгә кадәр төгәлләргә кушты, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.
Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев хәбәр иткәнчә, 14 июньгә төбәк әһәмиятендәге юллар 100 процентка тикшерелгән, муниципалитетларда бу күрсәткеч 98 проценттан артык.
- Озак яуган яңгырлар, әлбәттә, юл эшләренең тизлегенә йогынты ясады. Әмма, барысы да диярлек тикшерүне тәмамлады һәм дефектларны бетерүгә керештеләр, - дип ассызыклады Александр Булушев.
Фото: pravitelstvorb.ru