

Башкортстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ирек Сураков хәбәр иткәнчә, республиканың кулланучылар базарындагы хәл тотрыклы. Җитештерүчеләр чимал белән тәэмин ителгән, шул исәптән шикәр җитештерү өчен дә. Тармак предприятиеләре тоткарлыксыз эшли, азык-төлеккә кытлык юк.
Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев хәбәр иткәнчә, министрлык белгечләре төп товар төркемнәре буенча бәяләрнең көндәлек мониторингын дәвам итә. Исемлектә - 52 төр азык-төлек һәм азык-төлек булмаган 19 товар, шул исәптән төзелеш материаллары. Игътибар зонасында - 520 кибет һәм базар.
- Без барлык муниципалитетларда да тикшерүләр уздырабыз, халыкның мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирәбез. Кәбестә, суган, кишер, шикәр, тавык йомыркасы бәяләренең төшүен билгеләп үтәбез, - диде Алексей Гусев. - Шуңа бәйле рәвештә кулланучылар базарында бәяләр билгеләү мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре саны шактый кимеде.
Төбәкнең сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры урынбасары Валерий Галиев тармакның уңай үсеш динамикасын саклавы турында сөйләде. Республикада сәнәгать җитештерүе индексы гыйнвар-апрель айларында, Русиядәге уртача күрсәткечне узып, 105,7 процент тәшкил иткән.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Азат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, июньдә дару препаратларына бәяләр үзгәрешсез кала.
- Медицина оешмаларының күпчелеге еллык контрактлар буенча медикаментларның таләп ителгән күләмен сатып алды, - дип хәбәр итте Азат Рәхмәтуллин. - Даруханә складларында кирәкле дарулар кытлыгы юк.
Фото: glavarb.ru