+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 июнь 2022, 17:25

Башкортстан Белоруссиягә тагын да якыная

Якындагы елда Башкортстан белән Белоруссия арасында товар әйләнеше ярты миллиард долларга кадәр артырга мөмкин.

Башкортстан Белоруссиягә тагын да якынаяБашкортстан Белоруссиягә тагын да якыная
Башкортстан Белоруссиягә тагын да якыная


Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Sputnik Беларусь" мультимедиа матбугат үзәгендә биргән интервьюсында Башкортстан белән Белоруссия арасында товар әйләнеше күләмен ярты миллиард долларга җиткерү нияте турында сөйләде.

Хәзер бу күрсәткеч елына 295 миллион доллар тәшкил итә, ә аны шактый арттыру тәкъдиме белән дустанә ил Президенты Александр Лукашенко чыгыш ясады. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, Белоруссия – Башкортстан өчен мөһим партнер. Бу илнең икътисад структурасы охшаш, Башкортстанда һәм Белоруссиядә авыл хуҗалыгы, машина төзелеше үсеш алган.

"Белоруссия предприятиеләре бик югары компетенциягә ия һәм безнең бурыч - бу компетенцияләр безнең республикада да барлыкка килсен», - дип ассызыклады Хәбиров.

Республика Башлыгы сүзләренә караганда, бүгенге вәзгыять Башкортстанга һәм Белоруссиягә якынаю өчен уникаль мөмкинлек бирә һәм аны файдаланырга кирәк.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас