+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 июнь 2022, 12:00

«Росинфра» платформасы яңа проектлар белән эшләүдә ярдәм итәчәк

Бүген Петербург форумында моңа кагылышлы килешүгә кул куелды.

«Росинфра» платформасы яңа проектлар белән эшләүдә ярдәм итәчәк«Росинфра» платформасы яңа проектлар белән эшләүдә ярдәм итәчәк
«Росинфра» платформасы яңа проектлар белән эшләүдә ярдәм итәчәк

Башкортстан Хөкүмәте һәм Дәүләт-шәхси партнерлык үзәге субъект территориясендә Дәүләт-шәхси патнерлыкның инфраструктура проектларын әзерләү һәм гамәлгә ашыру процессларына клиентны үзәкләштерү принципларын кертү турында килештеләр.

Хезмәттәшлек турында тиешле килешүгә Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгында Башкортстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов һәм әлеге үзәкнең генеральный директоры Павел Селезнев кул куйдылар.

Хезмәттәшлек «Росинфра» санлы платформасы сервисларын республика хакимият органнары вәкилләре тарафыннан проектлар белән эшләү өчен файдалануны күздә тота. Аерым алганда, ирешелгән килешүләр кысаларында төп бизнес-процесслар оптимальләштереләчәк, документациягә таләпләр һәм инициативаларны гамәлгә ашыру, әзерләү өчен кирәкле типовой шаблоннар кертеләчәк.

Шулай ук институциональ мохитне камилләштерү буенча да эш башкарылачак. Моннан тыш, дәүләт-шәхси партнерлык өлкәсендә республика эшчәнлеге һәм гамәлдәге ярдәм чаралары турында булган барлык мәгълүматны санлаштырырга планлаштырыла, бу төбәкнең ачыклык дәрәҗәсен күтәрүгә һәм партнерларның киң даирәсен җәлеп итүгә ярдәм итәчәк.

Моннан тыш, Рөстәм Моратов республикада парнерлыкның башка формалары да, шул исәптән офсет контрактлары да гамәлгә ашырылуын билгеләде.

- Әлеге юнәлешне үстерүнең мөһимлеген аңлап, беренче чираттагы чаралар планында сатып алына торган продукцияне региональ һәм муниципаль дәрәҗәләрдә анализлау каралган, бу яңа инвесторларны җәлеп итеп, офсет контрактлары механизмын актив кулланырга кирәк булган урынны билгеләү өчен мөһим, - дип билгеләде беренче вице-премьер.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас