+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 июнь 2022, 11:00

Ун айлык бала өстенә кайнар су койган

Әлеге вакытта сабый дәваханәдә.

Ун айлык бала өстенә кайнар су койган
Ун айлык бала өстенә кайнар су койган

Уфада 10 айлык бала кайнар су салынган чәйнекне өстенә каплаган, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитетында.

Гадәттән тыш хәл кичә көндез Уфаның Шота Руставели урамындагы йортларның берсендә булган. Баланы ашыгыч рәвештә 18нче дәваханәгә китергәннәр. Әлегә баланың хәле турында аныкланмый. Бары тик тәне пешкәнлеге генә билгеле.

Ведомствода, балигъ булмаганнарның башкаларга караганда ешрак пешүен, шуңа күрә ата-аналарга игътибарлырак булырга кирәклеген әйттеләр.

Фото: medaboutme.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: