+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 июнь 2022, 12:45

Юлга асфальт кем сала?

Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәге мәгълүмат системалары даими рәвештә социаль челтерләрдә халыкның асфальтны яңартуын соравын терки.

Юлга асфальт кем сала?Юлга асфальт кем сала?
Юлга асфальт кем сала?

Җылылык трассаларында ремонт эшләре - мөһим һәм кирәкле эш. Әмма бу эшләр барышында җимерелә торган асфальтны кем төзекләндерергә тиеш?

Шундый хәбәрләрнең берсе – Октябрьский шәһәреннән. 29нчы бистәдә, Кортунов ур., 6 адресы буенча 22нче мәктәп янында җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен алмаштырганнан соң казу урынында чокыр барлыкка килгән. Яңгырдан соң пычрак та арткан.

Без Октябрьский шәһәре хакимиятендәге коллегалары белән, ә алар, үз чиратларында, ремонт эшләрен башкарган «Теплоэнерго» җәмгыяте белән элемтәгә кердек. Казу урынын асфальтладылар, пычракны бетерделәр, нәтиҗә – фотода.

Икенче хәбәр Уфаның Октябрь районыннан килде. Биредә Октябрь проспекты 56/2 санлы йорт янында торбаларны ремонтлаганнан соң чокырга ремонт ясалмаган. Октябрь районы хакимияте хезмәткәрләре халык мөрәҗәгатен контрольдә тоткан – подрядчы оешма проблемалы участокка асфальт салган.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас