+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 июнь 2022, 09:31

Башкортстанда «Агроэкспресс» проекты кысаларында күмәртәләп сату-бүлү үзәге төзеләчәк

Килешүгә Петербург халыкара икътисади форумында кул куелды.

Башкортстанда «Агроэкспресс» проекты кысаларында күмәртәләп сату-бүлү үзәге төзеләчәкБашкортстанда «Агроэкспресс» проекты кысаларында күмәртәләп сату-бүлү үзәге төзеләчәк
Башкортстанда «Агроэкспресс» проекты кысаларында күмәртәләп сату-бүлү үзәге төзеләчәк

Бүген Петербург халыкара икътисади форумында Башкортстан Хөкүмәте һәм агросәнәгать эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итү буенча коммерцияле булмаган «Евразия Агрологистикасы» автоном оешмасы арасында килешү төзелде. Имзаланган килешүнең максаты - Башкортстан территориясендә «Агроэкспресс» тизләтелгән тимер юл һәм мультимодаль ташуларны гамәлгә ашыру буенча уртак проектны гамәлгә ашыру кысаларында Евразия икътисади берлеге тарафыннан гамәлгә ашырылучы күмәртәләп сату-бүлү үзәге төзү проектын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән хезмәттәшлекне оештыру.

Документка имзаларын Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм «Евразия Агрологистикасы» автоном оешмасының генеральный директоры Алевтина Кириллова куйдылар.

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, килешү кысаларында республика Хөкүмәте төбәк территориясендә инвестицион эшчәнлекне үстерү өчен уңайлы шартлар тудырачак, инвестпроектлар белән бәйле мәсьәләләр буенча консультацион, методик һәм башка ярдәм күрсәтәчәк.

- «Агроэкспресс» инвестиция проектын гамәлгә ашыру Башкортстан икътисадына 8 миллиард сум чамасы акча җәлеп итәргә, шулай ук 100 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип ассызыклады Премьер-министр. - Без «Төньяк-Көньяк» халыкара транспорт коридоры һәм башка юнәлешләр маршрутларында тышкы сәүдә, транспорт һәм логистика өлкәсендә, шул исәптән агросәнәгать комплексы продукциясен һәм сәнәгать продукциясен илтеп җиткерүне камилләштерү, башка тиешле эшләрне һәм хезмәт күрсәтүләрне алга этәрү максатларында хезмәттәшлек оештырачакбыз. Шулай ук без бергәләп «Евразия Агроэкспрессы» авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек йөкләрен контейнер һәм мультимодаль тизләтелгән ташу проектын үстерәчәкбез.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас