+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 Июня 2022, 15:23

Чокырлы юллар туйдырды инде...

Башкортстан белән идарә итү үзәге бу хакта нинди фикердә?

Чокырлы юллар туйдырды инде...Чокырлы юллар туйдырды инде...
Чокырлы юллар туйдырды инде...

Статистика буенча, Башкортстан юлларына кагылышлы мөрәҗәгатьләр күп. Республикада чокырларны ямау дәвам итә, инцидентлар хәл ителә. Һәм менә берничә мисал. Нәтиҗәләр - карточкада.

Башкортстан ЦУРы социаль челтәрендә Уфа егете Маршал Жуков урамы, 2/1 адресы буенча юлның фотоларын куйды. Октябрь районы хакимиятеннән коллегалар аның хәбәрен исәпкә алды. Коммуналь хезмәтләр участокны тикшерде һәм 16 июньдә юлны ремонтлады.

Ә бу - Затон бистәсендә яшәүченең мөрәҗәгате. "Волна" паркында балалар автошәһәрчеге бар. Биредә балалар рәхәтләнеп уйный, әмма проблема – чокырлар бар. «Горзеленхоз» учреждениесе хезмәткәрләре сабыйларга һәм аларның әти-әниләре шатлыгына юлны яңартты һәм ремонтлады.

Башкортстан ЦУРы статистикасы буенча, 6-12 июнь көннәрендә социаль челтәрләрдә юллар буенча иң күп хәбәр - 1112. 812 инцидент эшләнгән дә инде.

Хезмәттәшләребезгә рәхмәт белдерәбез һәм эшне дәвам итәбез.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас