+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 июнь 2022, 10:00

Иртәнге чәй дә эшлекле шартларда уза

Санкт-Петербургта узучы Халыкара икътисади форум кысаларында узган эшлекле иртәнге ашта Радий Хәбиров чыгышын Президентка рәхмәт әйтүдән башлады.

Иртәнге чәй дә эшлекле шартларда узаИртәнге чәй дә эшлекле шартларда уза
Иртәнге чәй дә эшлекле шартларда уза

- Мин губернаторлар белән эшлекле иртәнге ашка ике уй белән килдем, - диде ул. - Беренчесе - Президентыбызга, ил Хөкүмәтенә, «Автодор» компаниясенә рәхмәт белдерәсем килә. Башкортстан Республикасында булган хәлләрне без юл төзелеше ренессансы дип атыйбыз. Безнең республика тарихында берьюлы берничә магистраль мегапроект тормышка ашырылганы юк иде әле.

Уфадан М-5 «Урал» трассасына Көнчыгыш чыгу юлын төзү, Бөре – Тастубә – Сатка юлын реконструкцияләү һәм М-12 федераль трассасының (Мәскәү — Екатеринбург) яңа тизйөрешле өлешен төзү әле я процесста, я ныклы планнарда.

Без тагын бер юл төзүдә катнашырга тотындык, аны әлегә «Уфа – Краснодар» дип атыйбыз. Бу - көньяк-көнбатыштагы юл, ул безне Урал-Идел буе һәм Русиянең көньягының иң эре агломерацияләре белән тоташтырачак. Ул Самара, Тольятти, Саратов, Волгоград аша һәм Донбасстан ерак түгел узачак. Юл гаять зур стратегик һәм икътисади әһәмияткә ия, чөнки ул безнең бизнес өчен Кара диңгез, Азов һәм Каспий портларына чыгу юлын ачачак.

Икенчесе - бу проектлар әлегә икътисадның кечкенә генә секторына – юл буе сервисын үстерүгә этәргеч бирә. Безнең эшчәнлекнең бу төре белән кызыксынуыбыз гаять зур. Без әзер карарлар кибете булдырдык һәм трассалар буйлап 400 участок бүлеп бирдек, шул исәптән федераль җир кишәрлекләре дә. Инвесторлар өчен барлык шартлар да тудырылган. Килергә һәм төзи башларга була. Икътисади хәл дә республикага инвесторлар җәлеп ителүен таләп итә. Бу безнең төбәк үсешенә ярдәм итә.

Без бу юнәлештә бик яхшы темп тупладык, компетенцияләр, техника бар, зур теләк һәм, иң мөһиме, федераль үзәк ярдәме бар.

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас