Республика Хөкүмәте Аппараты тарафыннан үткәрелә торган тикшерүләрнең санына ай саен мониторинг оештырылды. Тулаем алганда, мораторий кертү республикада элек бирелгән 6,5 меңнән артык күрсәтмәне автомат рәвештә озайту буенча 3 меңнән артык контроль чараны юкка чыгаруга китергән.
Мораторийны бозу очрагында контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан кире элемтә каналы оештырылды. Мораторий вакытында үткәрелгән тикшерүгә шикаять бирергә мөмкин: - Русия Икътисади үсеш министрлыгының электрон почтасына: proverki.net@economy.gov.ru; - дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең бердәм порталында: https://knd.gosuslugi.ru/