

Бүген Интернетта таратыла торган мәгълүмат күләме бик зур. Барлык мәгълүматлар да дөрес түгел. Ә шул ук вакытта Интернет киңлектә фейклар тормышта реаль зыян китерергә мөмкин. Мәсәлән, икътисади киеренкелекне китереп чыгарырга. Яки вакцина белән чиплаштыру һәм үз-үзеңне дәвалау ысуллары турындагы ялган мәгълүматны таратырга. Әгәр дә өлкәннәр шикләнергә мөмкин икән, балалар еш кына барысын да чын итеп кабул итәләр. Петербург Халыкара икътисади форумында (ПМЭФ) Русия Мәгариф министрлыгы һәм "Диалог төбәге" коммерцияле булмаган автоном оешмасы уртак белем бирү проектын гамәлгә ашыру турында килештеләр. Ул укытучыларның һәм өлкән сыйныф укучыларының санлы белемен арттыруга юнәлтелгән. 16 июньдә имзаланган Мәгариф министрлыгы һәм "Диалог төбәге" килешүе кысаларында укытучыларны фейклар тану һәм дөрес булмаган мәгълүматка каршы торуга җәлеп итәчәкләр. "Диалог төбәге" генеральный директоры Владимир Табак санлы грамоталыкны мәктәптә үк өйрәнергә кирәклеген әйтә. Менә ни өчен Мәгариф министрлыгы белән бу уртак проект мөһим. "Бу проект челтәрләрдә балаларның хәвефсезлегенә йогынты ясаячак", - диде ул.