-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 июнь 2022, 13:35

"Гражданлык форумы безнең тагын да ныграк берләштерәчәк"

Республика районнары активистлары бүген бер мәйданда.

"Гражданлык форумы безнең тагын да ныграк берләштерәчәк"
"Гражданлык форумы безнең тагын да ныграк берләштерәчәк"

Бүген Уфада барган Гражданлык форумы республиканың иң актив гражданнарын бер мәйданга җыйды. Алар - чыннан да, урындагы проблемаларны тирәнтен өйрәнгән, халыкка иң якын булган кешеләр. Кушнаренко районының Иҗтимагый советы рәисе Айгөл Фәйзуллина да форум турында үз фикерләрен белдерде.

- Бүген узучы Гражданлык форумы - ул комерцияле булмаган оешмалар, дәүләт, җәмгыять белән аралашу мәйданчыгы. Биреда грантлар, дәүләт ярдәмнәре карала, муниципаль берәмлекләрнең иң яхшы проектлары күргәзмәләре һәм гражданлык җәмгыяте һәм НКОның мастер-класслары үтә. Спикерлар исемлеген дә күреп шатландым. Аларның һәркайсы бу юнәлештә тәҗрибәле. Бүгенге көннән бик күп тәэссоратлар алабыз.

Бүген Кушнаренконың Иҗтимагый советы составы зур үзгәрешләр кичерә. Элекке состав 3 ел дәвамында бик нәтиҗәле эшләде. Хәзер безгә яңа кешеләр килә. Яңа төркем барлыкка килгәч, киләчәккә максатлар куячакбыз. Иҗтимагый совет һәм Иҗтимагый палата власть белән халык арасын якынайту өчен булдырылган. Иҗтимагый палата муниципалитетлар эшчәнлеген тикшереп кенә калмый, ул - безнең зур ярдәмчебез, киңәшчебез. Административ органнар халык ихтыяҗын якларга тиеш, Иҗтимагый палата вәкилләре - халык сайлап куйган кешеләр ул, алар халыкка бик якын.

Безнең дә бу җәһәттән инде берникадәр планнар бар. Мәсәлән, торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлеген камилләштерү, сайлау кампаниясенең "кайнар линиясе", коррупциягә каршы эшчәнлек, муниципаль берәмлекләрнең үсеше мәсьәләрен хәл итү. Идеяләр күп, шуңа да бүгенге форум безгә зур этәргеч булачак, - диде ул.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: