+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 июнь 2022, 07:45

Ике йөз эш урыны булачак!

Санкт-Петербург Халыкара икътисади форумында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте һәм «ИРБИС-БР "Ягулык компаниясе " җәмгыяте арасында инвестиция ниятләре турындагы килешү тәзелде. Документларга Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм "Ирбис-БР" ягулык компаниясен гамәлгә куючы Роман Фатыйхов кул куйдылар.

Ике йөз эш урыны булачак!Ике йөз эш урыны булачак!
Ике йөз эш урыны булачак!

Андрей Назаров «ИРБИС-БР» компаниясе Башкортстанда ике юнәлеш буенча эшчәнлекне үстерә, бу - юл буе сервисы объектларын төзү һәм шәһәр эчендәге автомобиль заправкалау станцияләрен төзү, дип билгеләде.

- Бүген имзаланган килешү Башкортстан территориясендә 2024 елга кадәр «ИРБИС-БР» компаниясе тарафыннан 10 инвестпроектны тормышка ашыруны күз алдында тота. Инвестор якынча 1,5 миллиард сум кертергә һәм 200дән артык яңа эш урыны булдырырга планлаштыра. Безнең республикага бу төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салым түләүләре күләмен арттыру, шулай ук төбәктә юл буе сервисы үсешенә этәргеч бирәчәк, – дип ассызыклады Андрей Назаров.

Премьер-министр шулай ук бер инвестицион проект гамәлгә ашырылганын хәбәр итте. Юл буе сервисы объекты Уфа районы территориясендә Р-240 «Уфа-Ырынбур» федераль әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлы буенда урнашкан. Тагын дүрт инвестпроект Башкортстан Республикасының өстенлекле инвестицион проектлары исемлегенә кертелгән, анда хәзер объектлар төзү өчен җир кишәрлекләре бирү мәсьәләсен карау бара. Хәзерге вакытта биш инвестпроект буенча объектлар урнаштыру өчен җир кишәрлекләре сайлап алына.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас