+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 июнь 2022, 13:33

Казахстан белән уртак проектлар күп

Радий Хәбиров  ике төбәк арасындагы хезмәттәшлек турында язган.

Казахстан белән уртак проектлар күпКазахстан белән уртак проектлар күп
Казахстан белән уртак проектлар күп

"Петербург халыкара икътисади форумда эшнең икенче көнендә Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев белән алга таба хезмәттәшлегебез турында фикер алыштык. Казахстан - безнең республиканың халыкара аренадагы мөһим партнеры. Узган ел нәтиҗәләре буенча гына да үзара сәүдә әйләнеше 430 миллион долларга җитте. Һәм товар әйләнешен үстерү өчен зур потенциал бар. Бу яктан без хезмәттәшлекне үстерү буенча эшче төркемебездән күп нәрсә көтәбез, аны оештыру турында Башкортстан делегациясенең Казахстанга визиты вакытында килештек. Аның беренче утырышы гыйнвар аенда Уфада узды. Уртак проектлар күп, шул исәптән сәнәгать, сәүдә һәм башка өлкәләрдә. Башкортстан сода компаниясе катнашлыгында Павлодарда химия кластерын булдыруда зур перспективалар күрәбез. Сибайдагы Инвестсабантуйда Казахстан предприятиеләре белән берничә килешү имзаланды. Алга таба да күп һәм нәтиҗәле эшләргә планлаштырабыз", - дигән бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас