Башкортстан - танылган фәнни үзәк. Төбәк тикшеренүләр үсешенә керткән акчалар күләме буенча лидерлар арасында. «Синергия» университеты белән хезмәттәшлек төбәктә кирәкле һәм перспективалы белгечлекләргә, шул исәптән онлайн-форматта укытуга юнәлтелгән.
Хезмәттәшлекнең мөһим юнәлеше - Уфага нигез салынуның 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек. Үзара хезмәттәшлек шулай ук эшкуарлыкны популярлаштыруга, туризм үсешенә, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең социаль һәм хезмәт интеграциясенә ярдәм итүгә дә кагыла.
- Башкортстанда көчле фәнни мәктәпләр бар. Республика даими рәвештә мөһим темаларга фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр үткәрә. «Синергия» университеты төбәккә аның кадрлар потенциалын үстерүдә һәм белем дәрәҗәсен күтәрүдә файдалы булырга мөмкин. Бездә моның өчен барлык кирәкле ресурслар һәм технологияләр бар, - дип билгеләп үтте «Синергия» корпорациясе президенты Вадим Лобов.
Фото: glavarb.ru