+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 июнь 2022, 06:00

Төньяк башкаладан баш ала!

Петербург халыкара икътисади форумында Башкортстан Хөкүмәтенең 30дан артык стратегик килешүгә кул куюы көтелә.Республика җитәкчесе Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе XXV Петербург халыкара икътисади форум эшендә катнаша. Кичә Башкортстан делегациясе “Автодор” дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты. Төбәк һәм компания җитәк­че­леге республика территориясендә юл челтәрен үстерү башлангычлары турында фикер алышты.

Быел дәүләт компаниясе М-12 Мәскәү – Казан автомобиль юлын Дүртөйле шәһәреннән Әчит бистәсенә кадәр төзи башлый. Яңа участок 275 чакрым тәшкил итә һәм өч төбәк буенча узачак: Свердловск өлкәсе, Пермь крае һәм Башкортстан, дип билгеләп үтте Вячеслав Петушенко.

Башкортстан территориясеннән 140 чакрым озынлыктагы яңа юлның беренче этабы узачак. Иң мөһим ясалма корылма булып Агыйдел аша 800 метр озынлыктагы күпер торачак. Хәзерге вакытта территорияне төзелеш өчен әзерләү актив алып барыла, анда инерт материаллар туплана.
Проектны гамәлгә ашыру республика үсеше өчен озак вакытлы мультипликацион эффектларны тәэмин итәчәк: транспорт, туристик үтемлелек, юл буе сервисын үстерү һәм эш урыннары булдыру.

“Автодор” дәүләт компаниясе башлыгы тагын бер проект – көньяк-көнбатыш хорд турында сөйләде. Ул Екатеринбургтан Кара диңгез ярына кадәр узарга тиеш. Башкортстан территориясендә бу югары тизлекле юллар челтәрен формалаштырырга, транзит потенциалын шактый арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Шулай ук Башкортстан Хөкүмәте, “АМКОДОР” Белоруссия холдингы һәм “Башкортстанның Үсеш корпорациясе” акционерлар җәмгыяте арасында инвестиция ниятләре турындагы килешүгә кул куелды.

Документка Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров, “Башкортстанның Үсеш корпорациясе” директоры Наил Габбасов һем “АМКОДОР” ачык акционерлар җәмгыяте Директорлар советы рәисе Александр Шакутин кул куйдылар.

Шул ук көнне Башкортстан Хөкүмәте һәм агросәнәгать эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итү буенча “Евразия Агрологистикасы” автоном оешмасы арасында килешү төзелде. Килешүгә кул куюның максаты – Башкортстан территориясендә Евразия икътисади берлеге илләре тарафыннан гамәлгә ашырылучы “Агроэкспресс” тизләтелгән тимер юл һәм мультимодаль ташуларны гамәлгә ашыру буенча уртак проект кысаларында күмәртәләп сату-бүлү үзәген төзү проектын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән хезмәттәшлекне оештыру. Документка Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм “Евразия Агрологистикасы” оешмасының генеральный директоры Алевтина Кириллова кул куйдылар.
15 июньдә, форумның беренче көнендә исә, Башкортстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен заманча һәм югары җитештерүчәнле техника белән тәэмин итү буенча “Пегас-Агро” предприятиеләре белән хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Документка республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов һәм “Пегас-Агро” компаниясенең генеральный директоры Светлана Линник имзаларын куйдылар.

Тагын да форумда Башкортстан Хөкүмәте һәм Дәүләт-шәхси партнерлык үзәге субъект территориясендә Дәүләт-шәхси патнерлыкның инфраструктура проектларын әзерләү һәм гамәлгә ашыру процессларына клиентларны үзәкләштерү принципларын кертү турында килешенде. Килешүгә Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов һәм әлеге үзәкнең генеральный директоры Павел Селезнев кул куйдылар.
Хезмәттәшлек “Росинфра” санлы платформасы сервисларын республика власть органнары вәкилләре тарафыннан проектлар белән эшләү өчен файдалануны күздә тота. Аерым алганда, ирешелгән килешүләр кысаларында төп бизнес-процесслар оптимальләштереләчәк, документациягә таләпләр һәм инициативаларны гамәлгә ашыру, әзерләү өчен кирәкле типовой шаблоннар кертеләчәк.
Петербург халыкара икътисади форумы эше турында тулырак гәзитнең киләсе санында укырсыз.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас