+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 июнь 2022, 05:35

ВТБ һәм Башкортстан хезмәттәшлеге тагын да ныгый

Кичә Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгында Башкортстан Хөкүмәте һәм ВТБ төркеме хезмәттәшлек турында меморандум имзаладылар.

ВТБ һәм Башкортстан хезмәттәшлеге тагын да ныгыйВТБ һәм Башкортстан хезмәттәшлеге тагын да ныгый
ВТБ һәм Башкортстан хезмәттәшлеге тагын да ныгый


Документка Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм ВТБ президенты, Идарә рәисе Андрей Костин кул куйдылар. Планда - дәүләт-шәхси партнерлык принципларында социаль һәм юл инфраструктурасы проектларын бергәләп гамәлгә ашыру. Мондый эшнең беренче җитди тәҗрибәсе Уфадан Көнчыгыш чыгу юлын төзү булды.

- Бу - Идел буе федераль округында иң масштаблы инфраструктура проекты һәм Русиядә иң эре проектларның берсе. Ул бик катлаулы, һәм без алар белән чын-чынлап горурланабыз. Төзелеш масштабы таң калдыра. Көнчыгыш яктан чыгу нәтиҗәсендә без башкаланың төп магистральләреннән транспорт агымнарын киметәчәкбез һәм "Агыйдел аръягы" дип аталган территория үсешенә көчле этәргеч бирәчәкбез, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Андрей Костин дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерү өчен Башкортстан белән эш тәҗрибәсен югары бәяләде.

- ВТБ төркеме инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруда төбәкләр белән актив хезмәттәшлек итә. Шуларның берсе – Уфадан Көнчыгыш чыгу юлы. Алынган тәҗрибә башка бизнеслар өчен стимул бирә торган объектларны тизрәк төзергә ярдәм итәчәк, кешеләрнең тормышын уңайлы һәм экологик яктан чиста итәчәк. ВТБ инфраструктурадагы иң эре инвесторларның берсе буларак, киләчәктә дә территорияләрне комплекслы үстерүгә юнәлтелгән башлангычларга ярдәм итәчәк, - диде Андрей Костин.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас