+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 июнь 2022, 17:02

Дима, синең батырлыгың - күпләргә үрнәк!

Украинада махсус операциядә һәлак булган якташыбыз Дима Платоновның исеме кадет сыйныфына биреләчәк.

Дима, синең батырлыгың - күпләргә үрнәк!Дима, синең батырлыгың - күпләргә үрнәк!
Дима, синең батырлыгың - күпләргә үрнәк!

"Башкортстан Республикасы диңгез пехотасының республика хәрби-патриотик кадет үзәгенең Уфа шәһәренең 130нчы мәктәбендәге кадет сыйныфына Батырлык ордены кавалеры Дмитрий Платонов исеме биреләчәк. Шундый башлангыч белән Уфа шәһәренең Октябрь районы хакимияте, Башкортстан Диңгез пехотачыларының "Витязь" төбәк иҗтимагый оешмасы чыкты.

16 майда республика Герое белән хушлашты. Дмитрий Олегович Платонов 2000 елның 15 июнендә туган, Украинадагы хәрби махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Аңа нибары 22 була.

"Диманы шәхсән белә идем. Хәрби-патриотик чараларда, көрәш буенча кадет ярышларында да очраштык. Үзенең кыска гына гомерендә Дима бик азга өлгерде. 2007-16 елларда 130нчы урта мәктәптә укыган, үсмерләр белән "Смена" хәрби-патриотик клубында шөгыльләнгән, анда аны төркемнең иң яхшы әгъзаларының берсе дип санаганнар. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Уфа авиация техникумына укырга керә, икенче курстан үзе теләп хәрби хезмәткә китәргә теләк белдерә. Ә контракт хезмәтенә күчгәч, отпуск вакытында клуб егетләре янына килгән, алар белән шөгыльләнгән.

Хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Дмитрий Платонов Батырлык ордены белән бүләкләнде. Аның батырлыгы истәлегенә диңгез пехотасының кадет сыйныфы аның исемен йөртәчәк. Алга таба хәрби-патриотик кадет үзәге "Витязь-юниор" дип аталачак.

Кадет сыйныфыны Герой исемен бирүдә актив ярдәм күрсәткәне өчен Дәүләт җыелышы-Корылтай вице-спикеры Рөстәм Ишмөхәммәтовка зур рәхмәтебезне белдерәбез!" - дип язган бүген социаль челтәрләрдә Башкортстан Диңгез пехотачыларының иҗтимагый оешмасы президенты Олег Галин.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас