+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 июнь 2022, 11:28

Халыклар бердәмлеге - ил киләчәге ул

Бүген Дәүләт җыелышы-Корылтайда Федераль җыелышның Милләт эшләре буенча комитеты рәисе Геннадий Семегин Башкортстанда милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләре белән очрашты.

Халыклар бердәмлеге - ил киләчәге улХалыклар бердәмлеге - ил киләчәге ул
Халыклар бердәмлеге - ил киләчәге ул

Русия Федерациясе Федераль җыелышының Дәүләт думасы депутаты Зөһрә Рәхмәтуллина Мәскәү кунагына Башкортстанда милләтара мәсьәләләргә кагылышлы яңа проектлар, республикада яшәүче халыклар турында сөйләде.

- Без халыклар дуслыгын ныгыту өчен бик күп чаралар үткәрәбез. Безнең комитетны сәяси дип атарга мөмкин, чөнки Русия Конституциясенә күз салсак, халыклар бердәмлеге дәүләтнең көчле булуында никадәр зур өлеш алып торуын аңлыйбыз. Бүген халыкара мөнәсәбәтләр бик гади түгел, әмма без бу җәһәттән үсешәбез.

Сер түгел, безгә бик күп мигрантлар килә. Алар арасында да бик җитди проблемалар бар. Әле Украинада махсус операция башланганчы ук бу темаларга сөйләшү кирәк иде. Бездә дә украинлылар бар, анда безнең халыклар яши. Шуңа да бу темаларга бик җитди һәм сак кагылырга кирәк.

- Халыкларның бердәм, җитеш тормышта яшәве өчен бүген бик күп социаль-икътисади проблемаларны хәл итәргә кирәк. Безгә законнарга да игътибар итәргә кирәк. Халыктан шикаятьләр дә күп килә. Шул ук бизнесны алыйк, кайдадыр бер милләт вәкиле утыра һәм ул үзенекеләргә ярдәм итә. Калган милләтләр үзләренә игътибар тоймый. Шул ук мигрантларны кыйнаулары турында да еш ишетәбез. Безгә әле бу җәһәттән үсешергә кирәк, - диде Геннадий Семегин.

Чарада республикада милләтара мөнәсәбәтләр турында җитди сөйләшү булды. Бездә концепция кабул ителгән, җитди хокукый база булдырылган. Ул даими камилләшә. Милләтләрне үстерүгә юнәлтелгән төрле башлангычлар бар.

Соңгы тикшеренүләр буенча, республикада яшәүчеләрнең 90 проценттыннан күбрәге төбәктә булган милләтара мөнәсәбәтләр эшчәнлеген югары бәяли. Республикада 160 милләт вәкиле бар. Бу җәһәттән без илдә алдынгы урыннарны билибез. Шуңа да безнең кайбер башлангычларны башка төбәкләргә дә күрсәтергә кирәк, дигән фикер яңгырады чарада.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас