

Андрей Назаров Петербург халыкара икътисади форумында экологик көн тәртибе белән берничә секция узуын билгеләп үтте. Федераль власть органнары калдыкларны эшкәртү һәм аларны аерым туплауга күчү мәсьәләләрен билгеләде.
- Форумда без республика территориясендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә объектларның концессион килешүен төзү буенча Русия экология операторы белән «юл картасын»а кул куйдык. Монда төп бурыч - калдыклар белән эш итүнең яңа объектлары өчен оператив рәвештә җир кишәрлекләре бирү, инвесторларга ярдәм итү. Алар киләсе елда ук объектлар төзелешенә керешергә тиеш. Шулай ук федераль дәрәҗәдә калдыкларны аерым җыю контейнерларын сатып алу өчен төбәкләрне субсидияләү турында карар кабул ителде. Быел Башкортстан субсидия алучы 43 төбәк исәбенә керде, - диде Андрей Назаров.
Республикага федераль бюджет чараларын җәлеп итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге агымдагы хәл, шулай ук әлеге йөкләмәләрнең үтәлеше турында табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов сөйләде.
Фото: рravitelstvorb.ru