

Ил башлыгы Владимир Путин яңа бәйрәм – Халык сәнгате һөнәрләре көнен гамәлгә кую турындагы боерыкны имзалады.
Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.
«Халык сәнгате кәсепләрен саклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү максатларында Халык һөнәрчелеге көнен гамәлгә куярга һәм аны июньнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтәргә», диелә текстта.