«Торатау» Конгресс-холлы каршындагы мәйданнан Луганск Халык Республикасына 9 фура китте.
Гуманитар йөк озатылу уңаеннан оештырылган тантаналы чарада Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров һәм «Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов катнаштылар.
"Бүген сезнең белән чираттагы мактаулы миссия -11нче гуманитар конвой безнең дустанә республикаларга юл тотачак. Гуманитар йөк социаль инфраструктураны тергезүгә юнәлтеләчәк. Мин йөкне формалаштыруга һәм аны җибәрүгә кулдан килгәнчә өлеш кертүчеләргә аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә. Безнең төбәк һәрвакыт яхшы традицияләр белән аерылып торды, кемгә дә булса ярдәм кирәккәндә, без беркайчан да читтә калмадык», - дип шәрехләде Максим Забелин.
Бу юлы гуманитар йөк составына төзелеш материаллары, аерым алганда, пиломатериаллар, җылылык изоляциясе, профлистлар, металл эшләнмәләр, ныгытмалар, шулай ук пленка һәм уттан саклау чаралары керә. Барлыгы 146 тонна йөк тупланган. Төзелеш материаллары ЛНРда «Генерал-майор М. М. Шәйморатов исемендәге 22нче Петровка мәктәбе» гомуми белем бирү учреждениесенә капиталь ремонт үткәрү өчен кирәк.
"Донбасска җибәрү өчен кирәк-яраклар исемлеге киңәя бара. Азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле товарлардан тыш, хәзер төзелеш материалларына да, шулай ук профессиональ ярдәмгә дә басым ясала. Безнең гуманитар миссия ЛДНР территориясендә, барлык социаль объектларны да кертеп, тыныч тормышны тергезүгә юнәлтелгән", - дип билгеләп үтте Руслан Насретдинов.
Исегезгә төшерәбез, гуманитар йөк ЛДНР халкының ихтыяҗларыннан чыгып формалаштырыла.