+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 июнь 2022, 18:00

Радий Хәбиров Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты

Радий Хәбиров төзелеш һәм ТКХ мәсьәләләре буенча Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты.

Радий Хәбиров Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнаштыРадий Хәбиров Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты
Радий Хәбиров Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты


21 июньдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты. Аны видеоконференция режимында Русия Президенты Владимир Путин уздырды.

Утырышта 2030 елга кадәр төзелеш тармагын һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү стратегиясен тормышка ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Дәүләт башлыгы үз чыгышында илнең төзелеш комплексының гаять зур потенциалын билгеләп үтте. Бу мәсьәләне хәл итү юнәлешләре 2030 елга кадәр тармакны үстерүнең яңа стратегиясендә формалаштырылды.

– Бу документта салынган алымнарны исәпкә алып, «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының гамәлен 2030 елга кадәр озайтырга кирәк, – дип ассызыклады Владимир Путин.

Алда торган эшнең төп юнәлешләренең берсе – торак алу мөмкинлеген арттыру. 2021 елда илдә 92 миллион квадрат метрдан артык торак йорт тапшырылган. Яңа фатирларны, йортларны 4 миллионнан артык гаилә алган.

- Петербургта узган икътисади форумда мин Хөкүмәттән ташламалы ипотека кредитлары ставкасын тугыздан җиде процентка кадәр киметү мәсьәләсен карауны сорадым, - дип искәртте Владимир Путин. - Хөкүмәттән Русия Банкы, гомумән, безнең банк бергәлеге, төзелеш тармагы белән берлектә бу чараны мөмкин кадәр нәтиҗәле һәм тиз гамәлгә ашыруыгызны сорыйм.

Моннан тыш, Русия Президенты төбәкләрдә торак төзелешен активлаштыру зарурлыгына игътибар юнәлтте. Өстәвенә, аны алга таба ташламалы ипотека ярдәмендә, яки кичектереп алу мөмкинлеген күздә тотып. Моның өчен үзебезнең төзелеш материалларын җитештерүчеләргә ярдәм итү һәм Русия базарында аларның өлешен 95 процентка җиткерү мөһим.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү мәсьәләсе катлаулы булып кала. Тармакта челтәрләрнең гомум тузуы 40 проценттан артык тәшкил итә.

Фото: Сайт правительства РБ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас