+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 июнь 2022, 08:44

"Тещин язык" янә бер корбанын алды

Белорет юлындагы бу урында аеручы сак булырга кирәк. Әмма...

"Тещин язык" янә бер корбанын алды"Тещин язык" янә бер корбанын алды
"Тещин язык" янә бер корбанын алды

Уфа - Инҗәр - Белорет автомобиль юлының 118нче чакрымында Төмән өлкәсендә яшәүче 64 яшьлек ир, "Scania" йөк машинасына идарәсен югалта һәм юл коймасына бәрелә. Аннары фура машиналар йөрү өлешеннән аска таба тау астына 300 метрдан артык арага чыгып каплана.

Авария вакытында машина йөртүче алган җәрәхәтләрдән шул урында һәлак була. Машинада 20 тонна цемент булган. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү үткәрелә, дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәтендә.

„Тещин язык“ участогы, Уфа - Белорет - Магнитогорск автомобиль юлы юнәлешен үзгәртеп, аеруча кискен борылыш ясый. Монда тизлек режимын исәпкә алырга кирәк. Юлдан чыкмас өчен тизлекне алдан ук киметергә, машина салмак борылышка керүгә, газга салмак басарга кирәк. Әгәр мондый юлда йөрү кагыйдәләре үтәлмәсә, нәтиҗә алдан фаразланмаган булырга мөмкин", — ди бу хакта Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов.

"Тещин язык" янә бер корбанын алды
"Тещин язык" янә бер корбанын алды
Автор:Резида Валитова
Читайте нас