

Сезон башланыр алдыннан аттракционнарда комлы капчыклар әйләндерелә. Бу - кешеләр белән фаҗига булмасын өчен эшләнә торган гамәл. Таганнар, карусельләрне шулай сынагач кына сертификат бирәләр.
Бу хакта Башкортстан белән идарә итү үзәгенең БСТ телеканалында "Сәлам" программасындагы туры эфирга кушылу минутларында республиканың Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек буенча дәүләт инспекциясе башлыгы Ринат Галимов сөйләде.
Безнең республикада барлыгы 368 аттракцион бар, аларның 21 июньгә 330ы техник бәяләмә алган һәм инде өлкәннәр һәм балаларны кабул итә.
Истә тотыгыз! Аттракцион стендында булырга тиеш:
- аттракционнан файдалану кагыйдәләре;
- техник тикшерү үтү датасы һәм дәүләт теркәү билгесе;
- хуҗасының контакт мәгълүматлары һәм ашыгыч хезмәтләрнең телефоннары;
- сәламәтлеге, яше, үсеше һәм авырлыгы буенча файдалану чикләүләре турында белешмәләр.
Исегезгә төшерәбез: әгәр бала куркып калса, яки үзен начар тойса, оператор аттракционны вакытыннан алда туктатырга тиеш.
Әйе, горурлыгыбыз белән уртаклашырбыз. Ринат Сәхи улы Галимов - генерал-лейтенант, «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының II дәрәҗә медале белән бүләкләнгән, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мактаулы инженер-инспекторы, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.