+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 июнь , 10:55

1 500дән артык кеше Яшь эшкуарлар клубында консультацияләр алган

Башкортстан Республикасы Стратегик инициативалар агентлыгының (АСИ) инвестицион климат торышы буенча рейтингының бишлегендә үз позициясен саклап калды. Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумы барышында игълан ителде.

1 500дән артык кеше Яшь эшкуарлар клубында консультацияләр алган
1 500дән артык кеше Яшь эшкуарлар клубында консультацияләр алган

Рейтинг позицияләре арасында АСИ экспертлары төбәкләрдә дәүләт финанс ярдәме чараларын бәяли, шул исәптән яшьләр эшкуарлыгы линиясе буенча. 2021 елда Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты базасында яшьләр эшкуарлыгын үстерү буенча эшче төркем һәм Яшь малтабарларының региональ клубы төзелде. Үз эшен башларга теләүче яшь кешеләргә консультация ярдәме күрсәтү чараларында 1 500дән артык кеше катнашты.

- Башкортстан яшьләр эшкуарлыгын үстерүнең Бөтенрусия программасын тормышка ашыруның пилот төбәкләре рәтенә керә. Республикада проектны үстерү белән безнең ведомствоның профильле эш төркеме шөгыльләнә. Яшь эшкуарларга консультацион ярдәм кирәкле булып чыкты, һәм быел без бу юнәлешне «Йәшлек. Бизнес» программасы кысаларында үстерүне дәвам итәчәкбез. Аңа төбәк яшьләрен эшкуарлык практикасына җәлеп итү өчен тулы бер чаралар комплексы кергән.

Ел дәвамында «Йәшлек. Бизнес" эшлекле коммуникацияләр, тайм-менеджмент, стресска чыдамлык, ораторлык осталыгы, командада эшләү нигезләре буенча белем бирү-аңлату чаралары комплексын, бизнес, менеджмент, маркетинг, инвестицияләр, проектлау һәм салым белеме нигезләре буенча осталык дәресләре көтә, - дип билгеләде Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас в