

Җиңүне якынайтучылар истәлегенә Уфада бүген В. Ленин исемендәге паркта, Хәтер һәм кайгы көненә багышлап, Александр Матросовның һәйкәленә чәчәкләр салу һәм митинг узачак.
Анда сугыш һәм хезмәт, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, сугыш чоры балалары, УДАТУ, юридик институт һәм Юнармия курсантлары катнашачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.
"Авангард" үзәге курсантлары катнашлыгында "Патриот" хәрби-патриотик паркында да ата-бабаларыбызны искә алачаклар. Монда чара - ябык форматта.
Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар бүген бөтен Башкортстан буйлап узачак.
Илнең электрон базаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары турында белешмәләр Башкортстанның Хәрби дан музее сайтында: https://goo.su/lZ6K5