+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 июнь , 14:35

Башта - бездә, соңрак - сездә

Башкортстан сәнәгать ипотекасын эшләтеп җибәрү буенча пилот төбәк булачак.

Башта - бездә, соңрак - сездә
Башта - бездә, соңрак - сездә

Аны Русиядә эшләтеп җибәрүне 15-17 июньдә узган Петербург Халыкара икътисади форум барышында Президент Владимир Путин хәбәр итте. Предприятиеләргә күчемсез милек төзү яки сатып алу өчен турыдан-туры сәнәгать девелоперыннан еллык 5 процент ставка белән ташламалы кредитлар биреләчәк.

– Без бу инициативаны башка төбәкләрдән килгән коллегалар һәм Индустриаль парклар ассоциациясе белән бергә эшләдек. Башкортстан хакимияте тарафыннан апробация «Уфа» индустриаль паркы һәм «Алга» махсус икътисади зонасы территориясендә узачак, аның идарәче компаниясе - Үсеш корпорациясе. Әгәр резидентларга ниндидер биналар төзү кирәк булса, ә бу максатларга үз акчалары җитми икән, сәнәгать ипотекасы механизмы - җитештерүне киңәйтү өчен менә дигән вариант, - диде Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. – Хәзер без бизнесның сәнәгать үсешенә акча салырга әзер булуын күрәбез, әмма кредитлардан башка зур инвестицияләргә исәп тотарга кирәкми.

Июнь башында Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин илдә берничә төбәк башлыклары катнашлыгында Сәнәгать, Финанс һәм Икътисади үсеш министрлыклары тарафыннан сәнәгать ипотекасын гамәлгә кую мәсьәләсен эшләп бетерергә кушты.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас в