Хокук бозучылар менә нинди штрафлар түли:
*гражданнар - 1 меңнән 2 мең сумга кадәр, кабат бозган өчен - 3 меңнән 4 мең сумга кадәр;
*вазыйфа биләүчеләр - 5 меңнән 10 мең сумга кадәр, кабаттан - 15тән 20 меңгә кадәр;
*юридик берәмлекләр - 20дән 30 меңгә кадәр, кабаттан - 35тән 50 мең сумга кадәр.
Тротуарлардагы парковкалар буенча ЮХХДИ идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, ә газоннарда парковка буенча - район хакимиятләре каршындагы административ комиссияләргә.
Бу бик мөһим!
Административ хокук бозу турында беркетмәне һәрвакыт урында төзеп булмый. Ул чакта административ комиссия транспорт чарасы хуҗасы турында ЮХХДИдән белешмәләр сорый.
Хокук бозу шаһитлары шулай ук газоннарда, районның административ комиссиясенә, яки шәһәр яисә район хакимиятенә, ә Уфада - Иҗтимагый хәвефсезлек үзәгенә хәбәр итә ала. Хәбәрне үзәк сайтында электрон рәвештә кабул итәләр: http://www.cob-ufa.ru
Билгеле булганча, хәбәрдә күрсәтелергә тиеш:
1. хокук бозу датасы, вакыты һәм урыны;
2. авто номеры белән фото;
3. урындагы ориентирлар (йорт фасады адресы белән, башка корылмалар янында).
Традиция буенча, эфирның язмасын да тәкъдим иәбез, анда барысы да аңлашыла.