+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 июнь , 15:00

Хәтер һәм кайгы көнендә Александр Матросов һәйкәленә чәчәкләр салынды

22 июньдә Уфаның В. Ленин исемендәге паркында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алдылар.

Хәтер һәм кайгы көнендә Александр Матросов һәйкәленә чәчәкләр салынды
Хәтер һәм кайгы көнендә Александр Матросов һәйкәленә чәчәкләр салынды
Александр Матросов һәйкәленә чәчәкләрне Башкортстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Алексей Касьянов, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов, вице-премьер Ирек Сәгыйтов, сугыш һәм хезмәт ветераннары, курсантлар һәм яшь армиячеләр салды.

- 22 июнь - илебез тарихында иң кайгылы даталарның берсе. Сугыш сынаулары көч, батырлык, героизм, ә иң мөһиме - илебез халыкларының бердәмлеген күрсәтте. Башкортстаннан 700 меңнән артык сугышчы фронтка китте, шуларның 300 меңнән артыгы сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмады, - дип мөрәҗәгать итте Азат Бадранов.

Хәрби хәрәкәтләр барган урыннарда һәлак булган сугышчыларның эзтабарлар тапкан шәхси әйберләрен һәм документларын туганнарына тапшыру тантанасы булды.

- Русиянең эзтабарлар хәрәкәте һәм аның Башкортстандагы төбәк бүлеге Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү белән шөгыльләнә. Язгы вахтада без 138 сугышчының сөлдәләрен таптык, һәм бүген тагын дүрт якташыбыз туган якларына "кайтачак", - дип билгеләп үтте "Тулпар" отряды җитәкчесе Илдус Мөсәлимов.

Митинг Ватан өчен гомерләрен биргән сугышчылар истәлегенә бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас в