+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 июнь , 14:45

Хәзер акча кулга да тими кала

Башкортстанда электрон касса чеклары өлеше арта.

Хәзер акча кулга да тими кала
Хәзер акча кулга да тими кала

Сатып алучылар күбрәк электрон рәвештә касса чекларын алырга тели. Чыннан да, акчасыз исәп-хисап түләү картасы, яки кесә телефоны ярдәмендә, ягъни виртуаль рәвештә булса, кәгазь чек артык һәм уңайсыз атрибут кебек тоела.

Узган ел азагыннан электрон чеклар өлеше 15тән 22 процентка кадәр арткан.

Чек тасмасының «юкка чыгуы» белән туган ажиотаж агымдагы елның мартында күп кенә эшкуарларны чекларны электрон рәвештә бирү мөмкинлегеннән файдалануга этәрде.

Биш ай эчендә «Минем онлайн чекларым» мобиль кушымтасыннан файдаланучылар саны ике тапкыр арткан. Сатып алучылар моны уңайлы дип билгеләп үтә: чеклар бер урында саклана, югалмый, өстәвенә, кайбер ретрейлерлар электрон чекларга күчкән өчен төрле бонуслар тәкъдим итә. Сатучылар өчен бу - кыйммәтле чек тасмасында экономияләү мөмкинлеге. Электрон чек сатып алучы телефон номерын, яки электрон почта адресын биргән очракта гына бирелә.

Башкортстан Республикасы салым органнары сатып алучы белән һәр исәп-хисап ясаганда, сатучы кәгазьдә яисә электрон формада касса чегы бирергә тиеш, дип искәртә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас в