Коммерцияле булмаган оешмаларга гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә Башкортстан Республикасы Башлыгының грантлар конкурсына гаризалар кабул итү тәмамланырга нибары 7 көн кала.
Гаризаны ахыргача эшләп бетерергә һәм социаль проектны гамәлгә ашыруга финанслау алу өчен конкурска җибәрергә ашыгырга кирәк.
Конкурска түбәндәге юнәлешләр буенча проектлар тәкъдим ителергә мөмкин:
социаль хезмәт күрсәтү, аерым категориядәге гражданнарга социаль ярдәм һәм яклау;
гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм итү;
мәдәният, сәнгать, тарихи хәтерне саклап калу;
гражданнарның хокукларын яклау, гражданлык җәмгыяте институтларына ярдәм итү;
сәламәтлек саклау, сәламәт яшәү рәвешен, физик культура һәм спортны пропагандалау;
фән, мәгариф һәм мәгърифәтчелек;
әйләнә-тирә мохитне саклау, яшәү өчен уңайлы мохит булдыру;
хайваннарны яклау;
милләтара һәм диннәр арасындагы татулыкны ныгыту.
Игътибар итегез, конкурста катнашуга гаризалар 30 июньнең 17:00 сәгатенә кадәр https://грантыглавы102.рф сайтында кабул ителә.