+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 июнь , 19:36

"Башкортстан - эшли белүчеләр төбәге"

Нефтекама тагын да үсешәчәк.

"Башкортстан - эшли белүчеләр төбәге"
"Башкортстан - эшли белүчеләр төбәге"

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышында катнашты. Видеоконференция режимында аны Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин уздырды. Көн тәртибендә - илнең төзелеш комплексы үсеше, шул исәптән инфраструктур облигацияләр механизмы исәбенә.

- Тармак инде яхшы темп алды. Биш ай эчендә без 44,5 миллион квадрат метр торак тапшыру күрсәткеченә ирештек, бу узган елгыдан 54 процентка күбрәк. Шул ук вакытта без якындагы елларда сыйфатлы торак төзелеше өчен инфраструктураны алга таба үстерү бурычы торуын аңлыйбыз, - диде Марат Хөснуллин.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров утырышта инфраструктур бюджет кредитлары алуга дәгъва кылучы ике заявка тәкъдим итте. Бу - Нефтекама шәһәрен комплекслы үстерү һәм Уфаның «Көньяк капкасы» проекты. Алар транспорт, коммуналь һәм социаль инфраструктура объектларын яңартуны һәм төзүне күз алдында тота. Бу проектларга бюджет кредитының гомум күләме - 2025 елга кадәр гамәлгә ашыру срогы белән 19,6 миллиард сум.

- Бу акчаларның бер өлешен бүлеп бирү (14,8 миллиард сум) узган елда хупланды. Моның өчен зур рәхмәт. Без эшкә керештек инде, - диде Радий Хәбиров. - Өстәмә объектларга тагын 4,8 миллиард сум кирәк. Бу Агыйдел аша күпергә капиталь ремонт ясау, аны «Көньяк капка» проектына керткәннәр. Моннан тыш, Уфаның "Кузнецовский затон" бистәсендә мәктәп төзү бәясен, шулай ук Нетфекамада биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү бәясен үзгәрттеләр. Ышанам, без билгеләнгән планнарны вакытында тормышка ашыра алырбыз.

Хөкүмәт комиссиясе өстәмә финанслауга заявканы хуплады, республиканың төзелеш тармагы үсешенең яхшы темпларын билгеләп үтте.

- Башкортстан - эшли белүчеләр төбәге, - дип ассызыклады вице-премьер Марат Хөснуллин.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас в