+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 июнь , 11:10

Башкортстанда туристлык инфраструктурасын үстерү буенча актив эш дәвам итә

Башкортстан Республикасы Стратегик инициативалар агентлыгының (АСИ) инвестицион климат торышы буенча милли рейтингының бишлегендә үз позициясен саклап калды. Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумы барышында җиткерелде.

Башкортстанда туристлык инфраструктурасын үстерү буенча актив эш дәвам итә
Башкортстанда туристлык инфраструктурасын үстерү буенча актив эш дәвам итә


2021 ел дәвамында туризм линиясе буенча Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы тарафыннан төбәктә кунакчыллык индустриясен хуплауга һәм актив үстерүгә юнәлтелгән чаралар гамәлгә ашырылды.

- Глэмпинглар һәм турбазалар төзи торган эшкуарлар яңа туристик маршрутлар формалаштыра, туризм инфраструктурасы объектларын төзи. Бу эчке туризмны үстерүнең көчәя баручы тенденциясе турында гына түгел, индустриядә эшкуарлар һәм инвесторлар өчен алар җәлеп итәрлек бизнес алып баруга шартлар тудырылуы турында да сөйли, - диде Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов. - Сүз уңаеннан, быел туризм сезоны башланганчы "Ростуризм" грантлары ярдәмендә республикабызда тулаем инвестицияләр күләме 80 миллион сумнан артык булган 16 яңа проект эшли башлады.

Сыйфатлы һәм көндәшле туристик продуктны булдыру һәм алга җибәрү өчен шартлар тудыру исәбенә эчке һәм тышкы туризмны комплекслы үстерү максатында Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы белән берлектә Башкортстанда 2035 елга кадәр туризмны үстерү стратегиясе проекты эшләнде. Ул Башкортстан Республикасында туризмны үстерүнең төп юнәлешләрен үз эченә ала. Стратегия проекты Хөкүмәт утырышында агымдагы елның маенда хупланды. Документта билгеләнгән төп күрсәткечләр арасында - республикага елына ким дигәндә 5 миллион туристны җәлеп итү, туристлык индустриясе күләме күрсәткечендә 25 миллиард сумга ирешү, тармакта эшләүчеләр санын арттыру, туризмнан салымнар кертү, эчке сәфәрләрне үстерү, туризм буенча инвестицияләрне, туристлык хезмәтләр экспортын 4 тапкыр арттыру.

Туристлык хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатына аерым игътибар бирелә. Объектларны урнаштыруның күмәк чараларын классификацияләү дәвам итә. Бүгенгә гамәлдәге 523 объектның 341е федераль реестрына классификацияләнгән һәм кертелгән.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас в