+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 июнь , 10:20

Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил институты имин бизнес-мохит булдыру эшен дәвам итә

Башкортстан Республикасы Стратегик инициативалар агентлыгының (АСИ) инвестицион климат торышы буенча милли рейтингының бишлегенә керде. Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумы барышында игълан ителде.

Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил институты имин бизнес-мохит булдыру эшен дәвам итә
Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил институты имин бизнес-мохит булдыру эшен дәвам итә

Башкортстанда бизнес-омбудсмен институты, эшкуарларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның төп эшчәнлеге белән беррәттән, уңай инвестицион климат булдыру идеясен алга сөрү, республикада уңайлы һәм имин эшлекле мохит булдыру, административ һәм бюрократик киртәләрне бетерү, бизнес вәкилләрен һәрьяклап яклау эшчәнлеген алып бара.

- Эшкуарлык тотрыклы социаль-икътисади үсеш факторларының берсе булып тора, чөнки тормыш сыйфатын һәм дәрәҗәсен күтәрү, халыкның мәшгульлеген тәэмин итү, салым базасын киңәйтү һәм тулай төбәк продуктын үстерү мөмкинлекләре бар, - дип билгеләде бизнес-омбудсмен Флүр Әсәдуллин. - Башкортстанда эшкуарлыкка дәүләт ярдәменең оештыру һәм норматив-хокукый нигезләре булдырылды. Соңгы елларда республикада инвестицияләр җәлеп итү өчен күп эшләр башкарылды, бизнес өчен шартлар булдырылды.

Былтыр эшкуарлар мәнфәгатьләрендә вәкаләтле вәкил тикшерүләр һәм башка чаралар нәтиҗәләре буенча дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнарына 600дән артык запрос юллаган. Гаепле вазыйфаи затларны дисциплинар, административ һәм җинаять җаваплылыгына җәлеп итү турында 220дән артык үтенеч җибәрелгән, шуларның 88е канәгатьләндерелгән. Норматив хокукый актлар кабул итү яисә үзгәртү турында 28 тәкъдим әзерләнгән. Вәкаләтле вәкил Аппараты вәкилләре эшкуарлар ягында 26 суд утырышында катнашкан, бәхәсләрне судка кадәр хәл итү буенча 7 чара уздырган.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас в