+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 июнь , 16:04

Лицензия алу җиңелләште

Башкортстан Республикасы Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) Русия субъектларының инвестицион климат торышы рейтингында беренче бишлеккә керде.

Лицензия алу җиңелләште
Лицензия алу җиңелләште

Бу хакта Петербург Халыкара икътисади форумы барышында билгеле булды. Сәламәтлек саклау министрлыгы, алынган лицензияләр буенча медицина эшчәнлеген башкару мөмкинлеген тикшереп, бизнеска медицина лицензияләре бирүне кураторлык итә.

Шулай итеп, 2021 елда Башкортстан Республикасында алынган лицензияләр буенча медицина эшләрен башкару мөмкинлеген күчмә һәм документар тикшерүләрнең саны, узган елдагы белән чагыштырганда, 7 процентка арткан һәм 1117 тәшкил иткән, шуларның 422се - күчмә тикшеренү, 695е - документлар тикшерү. Чагыштыру өчен: 2020 елда лицензияле төрләрне гамәлгә ашыру мөмкинлегенә 1043 тикшерү үткәрелгән.

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, алынган лицензияләр буенча медицина эшләрен башкару мөмкинлеген тикшереп, оешмаларга һәм эшкуарларга медицина эшчәнлеге буенча лицензия алу өчен һәрьяклы ярдәм күрсәтә.

- Хәзерге вакытта медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензияләр бирү сроклары 45 эш көненнән 15 эш көненә кадәр кыскартылды, ә лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү сроклары 10 эш көне тәшкил итә, - диде сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин. - Нәкъ менә лицензиатларның уңайлылыгы өчен рәсми сайтта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән «Пошаговая инструкция» урнаштырылган, ул мөрәҗәгать итүчеләргә лицензияләүне электрон формада үткәрү өчен документларны мөстәкыйль тапшырырга мөмкинлек бирә.

Лицензияне алу срокларын кыскарту «Реестр моделе» аша документлар әйләнешен оптимальләштерергә ярдәм итә, ул лицензия бирү турындагы язманы электрон реестрга кертү файдасына кәгазь рәвештә лицензия бирүдән баш тартуны, шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендә лицензия контролен үткәрүгә аттестацияләнгән белгечләрне җәлеп итүне күздә тота.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас в