+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 июнь , 16:11

Республика күрке - тигез юллар булсын!

Башкортстан Республикасы Стратегик инициативалар агентлыгының инвестицион климат рейтингында беренче бишлеккә керде. Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумы барышында игълан иттеләр.

Республика күрке - тигез юллар булсын!
Республика күрке - тигез юллар булсын!

Инвестицион климат күзлегеннән Башкортстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы норматив таләпләргә туры килуче юллар өлешен арттыру өчен җаваплы. Шулай итеп, үткән елда юлларны карап-тотуга һәм ремонтлауга 28,5 миллиард сум акча тотынылган. Бу акчага 30 километр трасса төзелде һәм реконструкцияләнде. Моннан тыш, 1,3 мең километрдан артык юл ремонтланды, шул исәптән, 349 километр - торак пунктларга керү юллары.

Файдалануга тапшырылган иң зур объектлар арасында - Уфага Көньяк керү юлы янында Агыйдел елгасы аша салынган яңа күпер, Зәки Вәлиди урамында юлүткәргече булган башкала урамнары һәм 8 Март, Иглин районында Иглин – Кальтовка һәм Бөрҗән районындагы Иске Субхангул – Морак трассалары участоклары.

- Юл челтәрен үстерү төбәкләрдә икътисадны стимуллаштыруның нәтиҗәле инструментларының берсе булып тора. Шуңа күрә юл төзүчеләргә Башкортстан Республикасының бөтен юл челтәрен уңайлы һәм хәвефсез юл белән тәэмин итү мөһим, - дип ассызыклады Башкортстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

Автомобиль хәрәкәте иминлеген арттыру өчен узган елда авария хәлендәге зоналарда 20 мең юл билгесе, 394 светофор урнаштырылган, 16,3 мең километр юл тамгасы төшерелгән, җәяүлеләр хәвефсезлеге өчен 15 километр киртәләр ясалган, 119 километрга якын автомобиль юлы яктыртылган.

Моннан тыш, Уфа шәһәреннең федераль әһәмияттәге М-5 «Урал» («Восточный выезд») автомобиль юлына чыгуны оештыру буенча иң зур һәм техник яктан катлаулы проектларның берсе тормышка ашырыла.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас в