Юрий Шатуновка 48 яшь иде. Телеканал мәгълүматлары буенча, үлем сәбәбе инфаркт булган.
"Бүген төнлә ашыгыч ярдәм каретасында Юраның йөрәге туктады", - дип хәбәр итте РБКга Шатуновның директоры Аркадий Кудряшов.
Исегезгә төшерәбез, булачак артист Башкортстанда, Күмертау шәһәрендә туган һәм балалар йортында үскән. Артистка «Белые розы», «Седая ночь», «Розовый вечер», «Детство» һәм башка бик күп җырлар зур популярлык китерде, аларны бөтен ил җырлады.
Фото: РИА "Новости"