+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 июнь 2022, 14:50

Башкортстан халкы 665 меңнән артык «Алга» транспорт картасы сатып алган

24 июньдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Транспорт сәгате” уздырды, анда “Башавтотранс”ның агымдагы эш йомгаклары каралды, алга таба предприятиене үстерү буенча бурычлар билгеләнде.

Башкортстан халкы 665 меңнән артык «Алга» транспорт картасы сатып алганБашкортстан халкы 665 меңнән артык «Алга» транспорт картасы сатып алган
Башкортстан халкы 665 меңнән артык «Алга» транспорт картасы сатып алган

"Башавтотранс"ның генеральный директоры Надир Сәмиев хәбәр иткәнчә, 24 июньгә компания 58 миллион пассажир ташыган. Бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 12 процентка күбрәк. Предприятие 21 шәһәр юнәлеше һәм 40 шәһәр яны буенча 61 маршрутка хезмәт күрсәтә. Моннан тыш, "Башавтотранс" Донбасска гуманитар ярдәм илтү, медицина белгечләрен, юл төзүчеләрне Донецк һәм Луганск республикаларына ташу буенча транспорт-экспедиция хезмәтләре, республика Хәрби комиссариатына транспорт хезмәте күрсәтә.

- Без шулай ук Донбасстан күчеп килүчеләрне Уфаның «Связист» шифаханәсе базасында вакытлыча урнаштыру пункты һәм шәһәр җәмәгать транспорты тукталышлары арасында автобус элемтәсе оештырдык, - дип билгеләде Надир Сәмиев.

Җәмәгать транспортыннан файдаланучы республика халкы юлларда йөрүне күбесенчә акчасыз рәвештә түли. Бу хакта “Башкортстан социаль карталар регистры” генеральный директоры Руслан Нургалиев хәбәр итте. Аерым алганда, Башкортстанда сәфәрләргә йөрүчеләрнең 55 проценты "Алга" бердәм транспорт картасыннан файдалана. Төбәктә аларны барлыгы 665,8 мең данә сатканнар.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас