Башкортстан «Пространство мәгълүматларының милли системасы» федераль проекты беренче чиратта тормышка ашырылачак 20 төбәк арасына керде. Пилот төбәк буларак, республика бердәм санлы платформада катнашачак, анда кызыксынган барлык затлар, инвесторларны да кертеп, җир һәм күчемсез милек турында «бер тәрәзә» режимында комплекслы мәгълүмат ала алачак.
Бу максат белән республикада күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестры актуаль мәгълүмат белән актив тулылана – анда хакимият органнары һәм урындагы үзидарә органнары катнашында җир кишәрлекләре һәм территорияләрнең чикләре, күчемсез милек объектларының хокукка ия булмавы турында мәгълүматлар кертелә, җир категорияләре һәм аларны рөхсәт ителгән куллану төрләре аныклана. Шулай ук бүген республикада "Росреестр"ның кәгазь архивы 53 процентка рәсмиләштерелгән, күчемсез милеккә хокукларны теркәүнең уртача вакыты – 2 эш көне, ә электрон рәвештә бирелгән документлар буенча -1 эш көне.
2030 елга кадәр пространство мәгълүматларын һәм санлы платформа белән интеграцияләү илнең барлык төбәкләре территориясендә тәэмин ителергә тиеш.
"Росреестр" башлыгы Олег Скуфинский ПМЭФ-2022 мәйданчыгында билгеләп үткәнчә, Русиядә «Пространство мәгълүматларының милли системасы» бердәм санлы платформасы тулысынча импортны алмаштырырлык нигездә булдырыла.
Фото: Башинформ