Башкортстанда якындагы ялларда эссе көннәр һәм яңгырлы һава торыш көтелә.
“Гидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 24 июньдә, урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан талгын, яшен вакытында көчле җил чыгачак. Термометр баганалары +21,+26 градус, ә көньяк районнарда +28,+33 градус күрсәтәчәк.
Шимбә, 25 июньдә, төбәк буенча урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен көтелә. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан, аерым районнарда көчле җил чыгачак. Термометр баганалары төнлә +10,+15, көндез +20,+25 градус, республиканың көньяк районнарында төнлә +14,+19, көндез +24,+29 градус күрсәтәчәк.
Якшәмбе, 26 июньдә, янә кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан, аерым районнарда яшен вакытында көчәючән. Һава температурасы төнлә +9,+14, көндез +17,+22 градус чамасы торачак.
Фото: saratov.aif.ru