

Уфа хакимиятенең юллар һәм ясалма корылмалар төзелеше һәм төзекләндерү идарәсе җитәкчесе Константин Паппе сөйләгәнчә, 1 сентябрьгә кадәр башкалада Зәки Вәлиди урамы һәм Салават Юлаев проспекты киселешендәге транспорт чишелешенә якын участокларны яшелләндерү тәмамланачак. Декоратив агачларны һәм куакларны алар хәрәкәттә катнашучыларның күрүенә комачауламаслык итеп утыртачаклар.
Башкаланың Киров районында Пугачёв урамын реконструкцияләүгә керештеләр, аны ремонт вакытында өлешчә ябачаклар. Эшләр «Көньяк капкалар» масштаблы проекты кысаларында алып барыла, ул инфраструктура облигацияләре механизмын кулланып гамәлгә ашырыла.
Исегезгә төшерәбез, федераль Хөкүмәт комиссиясе Уфа һәм Нефтекама инфраструктура объектларын, шул исәптән «Көньяк капкалар» проектын өстәмә финанслауга республика заявкасын хуплады.
Радий Хәбиров, яңа юлларны вакытында файдалануга кертү өчен, барлык эшләрне гамәлгә ашыру срокларын төгәл үтәргә кирәк, дип билгеләп үтте.
«Транспорт сәгате»ндә шулай ук республика территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәү комплекслары эше турында да фикер алыштылар.
Башкортстан Башлыгы яңа системаларның төп бурычы - юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, дип ассызыклады.
- Мин инде берничә тапкыр әйткән идем, без штрафлар җыюга түгел, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә юнәлтелгән эш алып барабыз, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Бу юлларыбызда республикада яшәүчеләрнең иминлеге нигезе.
Фото: glavarb.ru