+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 июнь 2022, 07:15

Төнлә кырау төшүе көтелә

Һава торышы республика халкына күңелсез сюрприз ясаячак.

Төнлә кырау төшүе көтеләТөнлә кырау төшүе көтелә
Төнлә кырау төшүе көтелә

Якын көннәрдә һава торышы республика халкына күңелсез сюрприз ясаячак. Синоптиклар фаразларына караганда, республика территориясенә арктик һава массасы килә башлаячак.

26 июньнән 30 июньгә кадәр төнлә һава температурасы +5, +11 градуска, көндез +15, +21 градуска кадәр төшәр дип көтелә. Төнлә таулы районнарда туфрак өслегендә кырау төшүе ихтимал. Урыны белән яңгырлар саклана.
“Башгидрометрүзәк” белгечләре хәбәр итүенчә, бу көннәрдә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 2-4 градуска түбәнрәк булыр дип көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты республика халкына шуны искә төшерә: кыраулар авыл хуҗалыгы үсемлекләре өчен куркыныч тудыра.
Табигатьтә ял итүчеләргә һава шартларын исәпкә алырга кирәк. Организмның өшүе — салкын тию авыруларының килеп чыгуының төп сәбәбе. Кием-салым һава шартларына туры килергә тиеш.
Сәламәтлегегезне саклагыз!

 

Фото: drive2.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас